Классик зал формаль булмаган мәйданчыкка әвереләчәк
Фото: monkazan.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы октябрь). MOÑ иҗади киңлегендә 11 нче октябрьдә «Таралу киче» бию импровизациясе кичәсе узачак. Музыка һәм бию аша артистлар тамашачылар белән очрашулар һәм аерылышулар турында сөйләшәчәкләр.
Спектакль рус һәм татар телләрендә узачак. Номерлар җанлы музыкага башкарылачак, ә классик зал рәсми булмаган мәйданчыкка әвереләчәк. Импровизациядә Казан биючеләре Нурбәк Батулла, Мария һәм Марсель Нуриевлар, Марат һәм Руслана Казихановлар, Илдар Алекбаеев, Венера Галимова, Гоша Ипатов, Камилә Нургалиева, шулай ук музыкантлар Сугдер Лудуп, Ислам Вәлиев Malsi Music, Vrdnprcvk катнашачак.
Тамаша 19:00 сәгатьтә Пушкин урамы, 86 адресы буенча (икенче кат) башланачак. Ул 60 минут дәвам итәчәк. Яшь чикләре: 16+. Кичәгә керү алдан теркәлү буенча бушлай булачак.
«КИЧ» иҗат кичәләре циклы Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән тормышка ашырыла, дип хәбәр итә оештыручылар.