8-нче ноябрьгә кадәр алынган сертификатлар РФ дәүләт хезмәтләре порталында автомат рәвештә яңадан рәсмиләштереләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус инфекциясеннән вакцинация турындагы сертификатның формасын раслады. Документ бер үк вакытта рус һәм инглиз телләрендә булачак. Боерык үз көченә 8-нче ноябрьдән керәчәк.
Стандартлаштырылган форма автомат рәвештә РФ дәүләт хезмәтләре порталында формалашачак. Анда пациентның шәхси мәгълүматлары, прививка турында мәгълүмат (нинди препарат кулланылган, укол ясалган көннең датасы һәм урыны), медицина ягыннан каршылыклар турында мәгълүмат, әгәр дә кеше авырган булса, кичергән авыру турында мәгълүмат булачак.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә 8-нче ноябрьгә кадәр алынган сертификатлар дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елның 1-нче мартына кадәр автомат рәвештә яңадан рәсмиләштереләчәк дип ачыклык керттеләр.