В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең дүрт мәйданчыгында төрле спорт ярышлары узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Узган шимбәдә, 10-нчы августта, Казанда Бөтенроссия физкультурачы көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм спорт чаралары дүрт мәйданчыкта оештырылды: Горький исемендәге паркта, Су спорт төрләре сарае янында, Пляж спорт төрләре үзәгендә һәм Казансу акваториясендә.
Горький исемендәге паркта футбол буенча Казан Кубогының финал уеннары, 67 катнашучыны берләштергән көч спорт төрләре фестивале, киберхоккей һәм футбол буенча турнир узды, анда 15 кеше катнашты. Моннан тыш, шахмат буенча блиц-турнирда 15 кеше ярышты, 50 биюче брейк-данс буенча чемпионатта катнашты һәм 20 иң яхшы команда чирлидинг буенча фестивальдә үзләрен күрсәтте.
Көч спорт төрләре фестивалендә көч экстримында ир-атлар арасында Артур Биктимеров чемпион булды, ул шул ук мас-рестлингта 90 килограммга кадәр авырлыктагы ир-атлар арасында да җиңү яулады. Хатын-кызлар арасында көч экстримында Руфина Фәтхетдинованы иң яхшысы дип таныдылар. Мас-рестлингта ир - атлар арасында 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә Илһам Темиров, 80 килограммга кадәр - Нияз Шәйдуллин, 90 килограммнан артык авырлыкта Марат Вәлиуллин иң көчлеләр булдылар. Хатын-кызлар арасында биредә Екатерина Прусакова җиңде. Шулай ук монда аркан тарту буенча турнир узды, анда Казанның «Чингисхан» спорт клубы командасы җиңде.
Кибер-футбол буенча FIFA 19 ярышларында Роман Чепурко, кибер-хоккей NHL буенча Тимофей Митницкий җиңү яулады. Шахмат буенча блиц-турнирда Руслан Фәйзрахманов иң яхшысы булды. Футбол буенча 2008 елда туган спортчылар арасында Казан кубогында «Савиново» командасы чемпион булды, 2007 һәм 2006 елларда – «Мирас» командасы, 2005 һәм 2001-2002 елларда – Вахитов районының спорт мәктәбе командасы, 2004 һәм 2003 елларда туганнар арасында «Тасма» командасы, ә 40 яшьтән өлкәнрәк уенчылар арасында «Трудовые резервы» командасы җиңде. Брейк-данс буенча чемпионатта Александр Крысанов барысыннан да яхшырак чыгыш ясады. «Чир-фристайл-төркем» дисциплинасында малайлар һәм кызлар арасында чирлидинг буенча үткәрелгән фестивальдә беренче урынны - «Бикбит» коллективы, «чир-джаз - төркем» дисциплинасында - «Кометы», «чир-хип-хоп - двойка» дисциплинасында - Самира Йосыпова һәм Ксения Филиппова пары, «чир-фристайл-соло»да Анна Суслова, «чир-фристайл-двойка»да Ксения Волкова һәм Камалия Гатауллина югары мактау баскычына күтәрелделәр. Иң яшь катнашучылар арасында «чир-хип-хоп-соло» дисциплинасында Фәридә Латыйпова җиңде. Яшүсмер егетләр һәм яшүсмер кызлар арасында «чир-хип-хоп-двойка»да Диана Федорова һәм Луиза Зангирова, ә «чир-хип-хоп-соло»да Лия Баданова иң яхшы чыгыш ясаучылардан булды.
Су спорт төрләре сарае янында казанлылар 3х3 урам баскетболында «Кызгылт сары туп» һәм «Квадрат короле» ишегалды уенында үз осталыкларын күрсәттеләр. Баскетболчылар арасында төрле категорияләрдә түбәндәге командалар җиңүче дип табылды: «Банкир», «Адреналин», «33», «Не выше 175», «Трабл юнир», «Букин» һәм «Нью Йорк». Ә «Квадрат короле» ишегалды уенында беренче урынны Алексей Смирнов яулады.
Пляж спорт төрләре үзәгендә бу көнне пляж волейболы, гандбол һәм футбол буенча турнирлар узды. 67 волейбол командасыннан Георгий Серов һәм Данил Батиев дуэты иң яхшысы дип табылды. Ир-атлар арасында гандболистларның 10 командасы арасында «Чемпионнар», ә хатын-кызлар арасында «Лидер» командасы җиңде. Пляж футболы буенча турнирда «Альянс» командасы «БСЦ»ны артта калдырып, җиңүгә иреште.
Казансу акваториясендә шәһәрлеләр җилкән спорты буенча Казан беренчелегендә катнашучылар ярышларын күзәттеләр. Алар 30 спортчыны берләштерделәр. «Луч-мини» классында «Авиатор» балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Роберт Зарипов, «лазер 4.7» классында «Авиатор» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Айдар Мөлеков, «оптимист» классында «Дельфин» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Рөстәм Габбасов һәм «Авиатор» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Диана Садыйкова җиңүче булды, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.