Тән җәрәхәтләре алган бер кешене хастаханәгә салганнар
Узган ялларда, 6 һәм 7 нче июль көннәрендә, Казанда 124 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бер кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Шимбә 17:30 сәгатьтә 36 яшьлек автомобиль йөртүче Боевая урамы буйлап дублер юлдан хәрәкәт иткәндә, 76 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Пенсионер хатын тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, зыян күрүчене хастаханәгә салганнар.
«Ял көннәрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 606 йөртүче һәм 89 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. Алардан 117 кеше куркынычсызлык каешын тагу кагыйдәсен бозган, 22 се җәяүлеләргә юл бирмәгән. 13 йөртүче балаларны йөртү кагыйдәләрен санга сукмаган.
Исереклек билгеләре булган килеш машина йөрткән өчен 15 кеше тоткарланган», – дип хәбәр иттеләр Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлегендә.