В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр 1 нче июльдән гамәлгә керәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Яңа регламентлар буенча «Минем документлар» офисы бүлекчәләрендә Россия паспортын – 8, ә Эчке эшләр министрлыгы структураларында 5 эш көне эчендә алырга мөмкин булачак. Моңа кадәр паспортны рәсмиләштерү 10 көннән алып 30 көнгә кадәр дәвам итә иде.
КФҮ аша яшәү урыны буенча теркәү процедурасы 4 эш көне булачак. Кыска гына вакыт эчендә хезмәт алырга теләүчеләр яшәү урыны буенча эчке миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәләргә мөрәҗәгать итә алалар, анда аны бер эш көнендә күрсәтәчәкләр, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.