Хезмәт күрсәтү вакыты 15 эш көне тәшкил итә, әмма кайбер очракларда ул бер айга кадәр озайтылырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март). Татарстан һәм аның башкаласының күп функцияле үзәкләрендә ана капиталы алуга гаризалар кабул ителә башлады. Хезмәтне алу өчен, прописка урынына карамастан, күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хезмәт күрсәтү вакыты 15 эш көне тәшкил итә, әмма кайбер очракларда ул бер айга кадәр озайтылырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасын киңәйтүгә юнәлдерелгән закон Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан 1-нче мартта имзаланган иде. Хәзер ана капиталы гаиләдә беренче бала туу белән түләнә, аның туган көне яки уллыкка алу датасы 2020 елның 1-нче гыйнварыннан да иртәрәк булмаска тиеш.
Әгәр беренче бала 2020 елның 1-нче гыйнварыннан туган яки уллыкка алынган булса, ана капиталы суммасы 466 мең 617 сум тәшкил итәчәк. Бу гаиләдә икенче бала туганда, ата-ана тагын 150 мең сум алачак һәм ана капиталының гомуми суммасы 616 мең 617 сумга җитәчәк. Әгәр беренче бала 2020 елның 1-нче гыйнварына кадәр туган булса, бу датадан соң гаиләдә икенче сабый туа икән, гаилә шунда ук ана капиталының арткан күләменә – 616 мең 617 сум дәгъва кыла.
Киләсе елның 1-нче гыйнварыннан дәүләт сертификатын бирү турында карарлар кабул итү вакыты 15-тән 5 эш көненә кадәр кыскартылачак, гаризаны карау вакыты – 30-дан 10 көнгә кадәр кимиячәк. Әгәр Пенсия фондына нинди дә булса мәгълүматны ачыкларга кирәк булса, бу срок озайтылырга мөмкин.
Моннан тыш, агымдагы елның 15-нче апреленнән дәүләт сертификатын гадиләштерелгән режимда алырга мөмкин булачак – моның өчен тиешле гаризаны тапшыру мәҗбүри түгел. Пенсия фондының төбәк бүлеге туган балалар турында мәгълүмат алачак һәм ана капиталы алу хокукы турында карар чыгарачак, ә аннары сертификатның рәсмиләштерелгән булуы турында хәбәр җибәрәчәк. Шул ук вакытта ата-аналарның ана капиталы сертификатын алу өчен мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итү хокукы кала, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.