Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2019, 10:35

Май бәйрәмнәрендә Казан Кремлендә 227 меңнән артык турист булып китте

Музей-тыюлык 1-нче майдан 5-нче майга кадәр Татарстанның иң күп туристларны кабул итү үзәгенә әверелде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Казан Кремле Татарстанда май бәйрәмнәре вакытында ял һәм туризмга бәйле иң күп йөри торган урын булды. 1-нче майдан 5-нче майга кадәр республиканың иң популяр туристлык үзәкләре исемлегенә Зөя утрау-шәһәре, Бөек Болгар һәм Алабуга керде.

Шулай итеп, «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы бу чорда 227 меңнән артык туристны кабул итте, бу 2018 елдагы күрсәткечтән өч тапкыр күбрәк. Ул вакытта анда 85,6 меңнән артык кеше булган.

Чагыштыру өчен, май бәйрәмнәре көннәрендә Зөя утрау-шәһәрчегендә 53 меңнән артык турист булып китте, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы бәйрәмнәрдә 28 меңнән артык туристны үзендә кабул итте, ә Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының экскурсияләре белән 21 меңнән артык кунак танышты, дип хәбәр итә ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар

Май бәйрәмнәрендә Казан Кремлендә 227 меңнән артык турист булып китте

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Казан Кремле Татарстанда май бәйрәмнәре вакытында ял һәм туризмга бәйле иң күп йөри торган урын булды. 1-нче майдан 5-нче майга кадәр республиканың иң популяр туристлык үзәкләре исемлегенә Зөя утрау-шәһәре, Бөек Болгар һәм Алабуга керде. </p> <p> Шулай итеп, «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы бу чорда 227 меңнән артык туристны кабул итте, бу 2018 елдагы күрсәткечтән өч тапкыр күбрәк. Ул вакытта анда 85,6 меңнән артык кеше булган. </p> <p> Чагыштыру өчен, май бәйрәмнәре көннәрендә Зөя утрау-шәһәрчегендә 53 меңнән артык турист булып китте, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы бәйрәмнәрдә 28 меңнән артык туристны үзендә кабул итте, ә Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының экскурсияләре белән 21 меңнән артык кунак танышты, дип хәбәр итә ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте. </p>