Алар пассажирлар тарафыннан ихтыяҗ зур булу сәбәпле җибәрелгән.
Фото: Денис Гордийко
Мәсәлән, өстәмә поездлар Казаннан 30 нчы апрельгә кадәр аралыкта, шулай ук 1-3 нче һәм 5-10 нчы майда, Мәскәүдән 28 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр һәм 1-11 нче майда китәчәк.
215 нче номерлы пассажирлар поезды Казаннан 29 нчы, 30 нчы апрельдә, 9 нчы һәм 10 нчы майда 00:44 сәгатьтә китәчәк, шул ук көнне Мәскәүгә 16:10 да килеп җитәчәк.
275/290 нчы номерлы поезд ТР башкаласыннан 28 нче апрельдә 22:25 тә китәчәк, икенче көнне Мәскәүгә 13:10 да киләчәк. Шушы ук поезд Казаннан 10 нчы майда 22:25 тә китә, икенче көнне 12:25 сәгатьтә Мәскәүгә килә. Поезд Мәскәүдән 29 нчы апрельдә һәм 11 нче майда 18:50 сәгатьтә китәчәк, ТР башкаласына икенче көнне 7:50 сәгатьтә килеп җитәчәк.
295/296 нчы номерлы пассажирлар поезды Казаннан 3 нче, 5 нче һәм 9 нчы майда 22:25 сәгатьтә китәчәк, икенче көнне Мәскәүгә 12:25 киләчәк. Шул ук поезд ТР башкаласыннан 28 нче апрельдә 23:12 сәгатьтә китеп, икенче көнне 14:35 сәгатьтә Мәскәүгә килеп җитәчәк. Шулай ук 295 нче номерлы пассажир поезды Казаннан 10 нчы майда 19:40 сәгатьтә китәчәк, илебез башкаласында икенче көнне 11:35 булачак.
Поезд Мәскәүдән 29 нчы, 30 нчы апрельдә, 5 нче, 7 нче,10 нчы һәм 11 нче майда 1:45 тә китәчәк, Казанга 14:26 киләчәк.
295/290 нчы номерлы пассажирлар поезды Казаннан 2 нче майда 22:25 сәгатьтә кузгала, икенче көнне Мәскәүдә 12:25 тә була. Поезд Мәскәүдән 3 нче майда 18:50 сәгатьтә китәчәк, икенче көнне Казанга 7:50 сәгатьтә килеп җитәчәк.
289/290 нчы номерлы пассажирлар поезды Казаннан 29 нчы апрельдә, 1 нче, 3 нче, 5 нче, 7 нче һәм 9 нчы майда 15:36 сәгатьтә китәчәк, икенче көнне Мәскәүгә 5:10 сәгатьтә киләчәк. Мәскәүдән поезд 28 нче, 30 нчы апрельдә, 2 нче, 4 нче, 6 нчы, 8 нче һәм 10 нчы майда 18:50 сәгатьтә кузгалып китә, икенче көнне 7:50 сәгатьтә Казанда була.
273/274 нче номерлы пассажирлар поезды Казаннан 29 нчы, 30 нчы апрельдә, 1 нче, 2 нче, 3 нче һәм 6-10 нчы майда 16:00 сәгатьтә китәчәк, икенче көнне Мәскәүгә 4:50 сәгатьтә киләчәк. Мәскәүдән Татарстан башкаласына шул ук поезд 29 нчы, 30 нчы апрельдә, 1 нче, 2 нче, 4 нче, 6-10 нчы майда 0:20 сәгатьтә кузгалачак, анда 13:04 сәгатьтә булачак.
166/165 нче номерлы пассажирлар поезды Мәскәүдән 6 нчы майда 12:10 да китәчәк, икенче көнне Казанга 2:05 сәгатьтә киләчәк. Шул ук поезд Казаннан 10 нчы майда 8:13 сәгатьтә китә, Мәскәүгә шул ук көнне 23:48 дә килеп җитә.
Казаннан Санкт-Петербургка кадәр өстәмә поездлар 3 нче һәм 10 нчы майда, ә Санкт-Петербургтан Казанга 29 нчы апрельдә һәм 6 нчы майда барачак.
253/254 нче номерлы пассажирлар поезды Санкт-Петербургтан 29 нчы апрельдә 14:30 сәгатьтә китәчәк, икенче көнне Казанга 20:38 дә киләчәк. Шул ук поезд Санкт-Петербургтан Татарстан башкаласына 6 нчы майда 16:00 сәгатьтә кузгала, 20:38 сәгатьтә анда була. Казаннан поезд 3 нче майда 00:34 сәгатьтә китә, Санкт-Петербургта икенче көнне 04:20 сәгатьтә була.
Шулай ук Казаннан поезд 10 нчы майда 7:08 сәгатьтә кузгала, Санкт-Петербургка икенче көнне 10:42 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Юл билетларын «Федераль пассажирлар компаниясе» акционерлык җәмгыятенең билет кассаларында, «Россия тимер юллары» ААҖ сайтының «Пассажирларга» бүлегендә, транзакция терминаллары һәм «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасы аша алырга мөмкин, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.
Ерак араларга йөрүче поездларның җәдвәле турында өстәмә мәгълүматны «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең клиентларга ярдәм итү үзәгендә +7(800)775-00-00 телефоны (Россиянең барлык төбәкләреннән шалтырату бушлай), шулай ук «Россия тимер юллары» акционерлык җәмгыятенең рәсми сайтында белергә мөмкин.