Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.05.2025, 10:45

Май бәйрәмнәрендә Казанга 200 меңгә якын кеше килгән

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ТР башкаласына туристлар агымы 7,7% ка арткан

Май бәйрәмнәре чорында, 1 майдан 11 майга кадәр Казанга 200 меңгә якын кеше килгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,7% ка күбрәк. Туристларның яртысы диярлек ТР башкаласына башка төбәкләрдән килгән. Карталар буенча туристларның чыгымнары барлык май бәйрәмнәре нәтиҗәләре буенча 1 млрд 187, 5 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

1 майдан 4 майга кадәр Казанга 98 мең 346 турист һәм экскурсант килгән, аларның 48% ы РФ төбәкләреннән, 52% ы – республика муниципалитетларыннан.

Якынча мәгълүматларга караганда, 8-11 май көннәрендә Казанга 95 мең 950 турист һәм экскурсант килгән, кунакларның 46% ы РФ төбәкләреннән, 54% ы – республика муниципалитетларыннан.

Кунаклар арасында Казанның популярлыгы күрсәткече булып урнашу чараларының йөкләнеше тора. Әйтик, йөкләнешнең аеруча югары ноктасы Казан марафонын уздыру көннәренә – 2 һәм 3 майга туры килгән. Бу көннәрдә кунакханәләрдә уртача йөкләнеш 95 – 100% ка җиткән.

Май бәйрәмнәренең икенче чорында – 8 майдан 11 майга кадәр урнаштыру чараларының уртача йөкләнеше якынча 63% тәшкил иткән. Броньлауларның иң югары ноктасы 8 һәм 9 майга туры килгән. Бу даталарда кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 77% тәшкил иткән. Дарья Санникова билгеләп үткәнчә, статистик мәгълүматлар җыю дәвам итә һәм әлеге күрсәткеч үзгәрергә мөмкин.

Бүген Казанда 235 урнаштыру чарасы эшли. Шәһәрнең гомуми номерлар фонды 8324 номер һәм 17 мең 467 урын тәшкил итә.

Туристларның карталар буенча чыгымнары барлык май бәйрәмнәре нәтиҗәләре буенча 1 млрд 187,5 млн сум тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10,2% ка күбрәк.

«Гомумән алганда, Казан кунаклары шәһәрнең төзеклеген, иҗтимагый киңлекләрнең күп булуын, уникаль архитектураны һәм гастрономияне билгеләп үтәләр, болар барысы да туристларны безнең шәһәргә кайтырга җәлеп итә. Без шәһәребез кунаклары өчен уңайлы шартлар тудыру өстендә эшләвебезне дәвам итәбез», – дип хәбәр итте Дарья Санникова.

Традиция буенча туристлар арасында иң популяр урын булып «Казан Кремле» музей-тыюлыгы кала, анда 2025 елның 1 маеннан 4 маена кадәр 103 мең 782 кеше булган.

Узган ел белән чагыштырганда туристларның шәһәр музейларына кызыксынуы арткан. Әйтик, ТР Милли музеенда һәм аның филиалларында май бәйрәмнәре чорында – 1 майдан 4 майга кадәр – 6216 кеше булган, бу 2024 ел белән чагыштырганда 26,9% ка күбрәк. Май бәйрәмнәре чорында «Шәһәр панорамасы» музеена 1806 кеше килгән, бу 2024 ел белән чагыштырганда 26,5% ка күбрәк. Май бәйрәмнәрендә чәк-чәк музеена 810 кеше килгән, бу 2024 ел белән чагыштырганда 10,8% ка күбрәк.

Шулай ук 2 мәртәбә күбрәк туристлар «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына килгән. 1 майдан 4 майга кадәр мәйданчыкта 12 меңнән артык кеше булган.

Туристлар арасында «City Sightseeing» халыкара компаниясеннән кызыл ике катлы автобусларда шәһәр буенча күзәтү экскурсияләре дә популяр.

Бәйрәм көннәрендә, 1 майдан 4 майга кадәр, автобуста 1070 кеше йөргән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18% ка күбрәк.

Барлык яңалыклар