Иң күп йөкләнеш 2-3-нче майга туры килгән - отельләр 97% ка тулган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). 1-5-нче һәм 9-12-нче май көннәрендә Казан отельләре, кунакханәләре һәм хостеллары 80,6%-ка туристлар белән тулган. ТР Туризмны үстерү үзәге шундый мәгълүматлар китерә.
Үзәктә билгеләп үтүләренчә, иң күп йөкләнеш 2-3-нче майга туры килгән: кунакханәләр 97% ка тулган, бәйрәмнең икенче яртысы да бөтенләй диярлек тулылыкны күрсәтте: 9-нчы һәм 10-нчы май көннәрендә кунакханәләр 94%-ка тулган.
Чагыштыру өчен: 2017 елда май каникуллары көннәрендә отельләр 61,2%-ка, 2018 елда 64,8%-ка тулган иде.
Май бәйрәмнәрендә Казанда иң күп кеше килү урыннары Казан Кремле, «Туган авылым» милли комплексы һәм Кремль яр буе булды.