В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бушлай дәресләр 5 нче һәм 7 нче октябрьдә узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь). Казанда яшәүчеләрне текстиль мозаикасына һәм балта остасы сәнгатенә өйрәтәчәкләр. Бушлай иҗади дәресләр «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында узачак.
Өлкәннәр өчен текстиль мозаикасы буенча дәрес 5 нче октябрьдә 14:00 сәгатьтә булачак. Дәресне укытучы, көмеш волонтер Ольга Кондратьева үткәрәчәк. Анда шәһәрлеләрне вак тукыма кисәкләреннән әйберләр тегәргә өйрәтәчәкләр.
7 яшьлек балалар өчен балта остасы сәнгате буенча дәрес 7 нче октябрьдә 15:30 сәгатьтә узачак. Мастер Александр Казаков бу һөнәрнең нигезләрен өйрәтәчәк, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.
Катнашу өчен +7(843)236-65-61 телефоны буенча алдан язылу кирәк. Очрашулар Калинин ур., 3 адресы буенча урнашкан «Игелекле эшләр остаханәсе»ндә узачак.