Халык күңел ачулары шәһәрнең барлык районнарында да күп санлы мәйданчыкларда узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март, Ксения Швецова). Казанда Май чабу атнасына 50-дән артык бәйрәм чарасы планлаштырылган. Халык күңел ачулары шәһәрнең барлык районнарында да күп санлы мәйданчыкларда узачак, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.
Бүген Россиядә Май чабу атнасы башланды, ул 10-нчы мартта тәмамлана. Казанлылар кыш белән саубуллаша һәм көтеп алынган язны шәһәр парк-скверларында каршы ала алачак. Шәһәр җәмәгать киңлекләреннән тыш, бәйрәм чаралары шәһәр мәдәният йортларында, сәнгать мәктәпләрендә, яшүсмерләр клубларында оештырылачак. Район администрацияләре белән берлектә массакүләм бәйрәмнәр Кадыш, Коры Елга, Төньяк, Вознесение, Мирный, Красная Горка, Отар, Константиновка һәм Нагорный торак массивларында, Лебяжье күле урман паркы зонасында, шулай ук шәһәр паркларында планлаштырылган, дип билгеләп үтте А.Абзалов.
Шулай итеп, "Крылья Советов" паркында 6-нчы һәм 8-нче март көннәрендә халык өчен театральләштерелгән тамаша, күңелле спорт бәйгеләре, кар чаналарында һәм эт җигемнәрендә шуу әзерләнгән. Ә 10-нчы март көнне "Калейдоскоп" паркында бәйрәм кунакларын фольклор коллективлары катнашында концерт программасы, халык уеннары, мәзәкләр, шулай ук коймак белән традицион сыйланулар көтә.
Казан музейларында кышны файдалы һәм мәгънәле итеп үткәрергә мөмкин. Благовещение соборы тарихы музее 10-нчы мартка кадәр мәктәп укучыларын мастер-класс белән махсус программага чакыра. Татарстан Республикасы Милли музеенда Май чабу чаралары февраль ахырында башланды һәм 7-нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Музейга килүчеләр борынгы бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре турында белә, традицион күңел ачулар, уеннар, мәзәкләр һәм җырлар атмосферасына чума алачаклар.
Казанның зооботаника бакчасында 10-нчы мартта халык күңел ачулары һәм конкурслар белән концерт программасы тәкъдим ителәчәк.
"Казан" гаилә үзәге янындагы боз шәһәрчегендә 9-нчы март көнне коймаклар һәм әйлән-бәлән белән бәйрәм узачак. Киң күңел ачу программасы шәһәр халкын һәм кунакларын җырлар, биюләр, күңелле бәйгеләр, шулай ук декоратив-гамәли иҗат осталары эшләнмәләре ярминкәсе белән сөендерәчәк. Карачкыны яндыру традициясе бәйрәмнең кульминациясе булачак.
Аккош күле янындагы урман паркы зонасы, гадәттәгечә, бәйрәмнең массакүләм мәйданчыкларының берсе булачак. Биредә 10-нчы март көнне башкала халкы өчен театральләштерелгән тамаша, концерт программасы, халык сәнәгатьләре эшләнмәләре ярминкәсе, кар ныклыгын алу һәм карачкыны яндыру йоласы белән кышны озату чарасы оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, Май чабу бәйрәме уңаеннан 10-нчы мартта Казанда 8.00-дән 15.00 сәгатькә кадәр 36-нчы, 46-нчы, 72-нче номерлы автобус маршрутлары көчәйтелгән режимда эшләячәк.
"Барыгызны да массакүләм күңел ачу чараларында катнашырга чакырабыз. Язгы һава торышы бозылмас, башкалабыз халкына һәм кунакларына бәйрәм кәефе өстәр дип ышанабыз", - диде Мәдәният идарәсе җитәкчесе.
Чараларның тулырак программасы белән KZN.RU порталындагы "Май чабу-2019" бүлегендә танышырга мөмкин.