Якын арада чикләү чаралары йомшартылмаячак, дип билгеләп үттеләр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель, Ксения Швецова). Мартта Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыру февраль белән чагыштырганда 25%-ка кимегән. Әмма тулаем алганда, авырулар санының кимү темплары акрынайган, чөнки татарстанлылар вируслы инфекцияләрне профилактикалау чараларын ешрак боза башлаган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, вәзгыять әлегә тотрыклы түгел һәм теләсә кайсы вакытта үзгәрергә мөмкин. Ул шулай ук якын арада чикләү чаралары йомшартылмаячак, дип хәбәр итте.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 37 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән 11-е – Казанда. Пандемиянең бөтен чорында республикада 19 мең 493 очрак ачыкланган. Күрсәткеч 100 мең кешегә 499 тәшкил итә. Бер тәүлек эчендә 91 кеше, бер атна эчендә 509 авыручы, ә пандемиянең бөтен чорында – 16 мең 510 татарстанлы сәламәтләнгән.
Март аенда республикада 1443 СОVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә яңа очракларның уртача тәүлеклек һәм уртача үсеш темплары 0,2% дәрәҗәсендә саклана. «Кызганычка каршы, март безне сөендермәде. Февраль аенда авыручылар саны уртача 60 очракка кимесә, март аенда – 20-гә генә, – дип билгеләп үтте Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – Февраль ахырына кадәр без кимү темпының акрынаюын билгеләп үттек. Әлегә без тотрыксыз хәлдә торабыз, ул теләсә кайсы вакытта үзгәрергә мөмкин, шуңа күрә профилактика чараларын дәвам итү мөһим».
Узган айда авыруның авыр формалары өлеше арткан – февральдә ул гомуми санның 3,4%-ын тәшкил иткән, мартта – 4,8%-ын. Хастаханәдән тыш пневмония белән авыру очракларының саны элеккеге дәрәҗәдә калган, дип хәбәр итте Л.Авдонина.
Шул ук вакытта 60 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге кешеләр арасында авыручылар саны кимү тенденциясе күзәтелә. Алдагы ай белән чагыштырганда, коронавирустан авыручылар саны 18%-ка кимегән. «Шуның белән бергә әлеге категория арасында күрсәткеч элеккечә иң югары һәм 100 мең кешегә 304 кеше тәшкил итә, – дип билгеләде Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары. –Бүгенге көндә вакцинация ярдәмендә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне яклау өстенлекле юнәлеш булып тора».
Узган тәүлектә коронавируска сынауны 7805 кеше узган, Татарстанда барлыгы 2 млн 160 мең тест уздырылган, бу 100 мең кешегә 200 тест дигән сүз. Республикада медицина күзәтүе астында 4033 кеше кала, пандемия башыннан 62 мең 92 кеше күзәтүдән төшерелгән.
Авыруларның кимү темплары акрынаюы, белгечләр фикеренчә, беренче чиратта республика халкының санитар-эпидемиологик таләпләрне ешрак боза башлавы белән бәйле.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре төрле учреждениеләрдә кагыйдәләрне үтәүне тикшерүне дәвам итә. Март аенда тикшерелгән 2386 объектның 155-ендә (ягъни 6,5%) бозулар ачыкланган. «Хокук бозулар еш кына иҗтимагый туклану оешмаларында һәм сәнәгать предприятиеләрендә теркәлә», – дип сөйләде Л.Авдонина. Хокук бозучыларга 1,5 млн сумга диярлек штраф салынган. Тагын 8 объект – 2 кафе, 5 кибет һәм бер дәүләтнеке булмаган медицина учреждениесе – суд карары буенча эшләрен туктаткан.
Хезмәт күрсәтү өлкәсе объектларында кагыйдәләр иң яхшысы үтәлә: 247 тикшерү вакытында бары тик өч оешмада гына хокук бозулар ачыкланган. Моннан тыш, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар белән сату итүче 822 тикшерелгән кибетнең 14-е кагыйдәләрне бозган.
«Кафе һәм рестораннарда без хокук бозулар саны артуын билгеләп үтәбез – 4,5%-тан 7%-ка кадәр. Барлык хокук бозулар якынча бертөрле: дистанцияне үтәмәү, битлекләрне дөрес утильләштермәү, перчаткалар һәм битлекләрне кулланмау, өслекләрне һәм җиһазларны дөрес эшкәртмәү, зал тулылыгы 70%-тан артык. Гомумән алганда, санитариягә каршы шартлар еш кына рөхсәт ителә, – дип аңлатты ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары. – Мартта 11 гомумтуклану объектын тикшердек, барысында да хокук бозулар ачыкланды».
Болар барысы да авырулар саны кимү темпының акрынаюы буенча тискәре тенденция белән бергә, якын арада чикләү чаралары йомшартылмаячак дигән сүз, дип өстәде спикер.
Л.Авдонина шулай ук массакүләм чаралар оештыру мисалын китерде, ул вакытта барлык нормаларны үтәү коронавирусның яңа кабынышларын булдырмаска мөмкинлек бирде – бу балалар катнашындагы фестивальләр һәм концертлар. Аерым алганда, «Созвездие – Йолдызлык» һәм «Бие, Казан» фестивальләре, аларда тулаем алганда 5,5 мең бала катнашкан. «Бу чаралар контрольдә тотылды, безнең барлык күрсәтмәләр үтәлде. Оештыручыларның җаваплы караулары сөендерә», – дип билгеләде Л.Авдонина.
Республика аэропортларында санитар-карантин контроле дәвам итә. Тәүлек эчендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре 3416 пассажирны карады, шуларның 592-се чит илдән килгән. Респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыруга шикләр берсендә дә ачыкланмаган.
Башка илләрдән республикага килүче барлык гражданнар да, коронавируска тест үтеп, аның нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре порталына йөкләргә тиеш. Пассажирлар башка илләрдә уза торган тестлар кабул ителми. COVID-19-дан вакцинация узган пассажирлар да тесттан азат ителми. Тест нәтиҗәләрен алганчы чит илләрдән кайткан татарстанлылар үз-үзләрен изоляцияләү режимын үтәргә тиеш.
«Һәр ай саен республикадан башка илләргә рейслар саны арта. Гыйнварда 6 ил булды, февральдә – 7. Апрель аенда самолетлар Татарстаннан 11 илгә очачак, – дип искәртте Л.Авдонина. – Без республикага кайткан барлык пассажирларны да безнең таләпләргә җаваплы карарга чакырабыз».
Мәктәпләрдә иртәнге фильтрлар эше дәвам итә – узган тәүлек эчендә дәресләрдән Респиратор-вируслы инфекциясе билгеләре булган 36 бала дәресләрдән читләштерелгән, ә уку елы башыннан дәресләргә 13 мең 622 баланы кертмәгәннәр. Оештырылган коллективларда инфекциянең 7 учагы белгечләр контролендә кала.
Республикада яшәүче 141 мең 628 кеше коронавирустан вакцина узган, шулардан 92 мең 556 кеше икенче прививка ясаткан, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. «Бүгенге көндә вакцинациянең икенче этабыннан соң кемдер коронавирус белән авырып киткән дигән мәгълүматлар юк, – дип өстәде ул. – Беренче этаптан соң авыруларның берничә очрагы булды, әмма без инде бу мөмкин хәл, дип әйткән идек, чөнки иммунитет әле формалашмаган».
Вакцинация авыруның авыр формаларын һәм үлем очракларын профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы булып кала, дип өстәде Л.Авдонина.