Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.02.2019, 11:03

Март аенда казанлылар өч көн рәттән ял итәчәк

22 февральдә эш көне 1 сәгатькә кыскартылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). Быел март аенда казанлыларны өч ял рәттән – 8-10 мартта, ә май аенда – 1-5 майда 5 көн һәм 9-12 майда 4 көн көтә.

Ял һәм бәйрәм ял көне туры килгәндә, ял көне күчерелә, дип искәртә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. Быел түбәндәге ял көннәре күчерелә: шимбә 5 гыйнвар 2 май пәнҗешәмбегә, 6 гыйнвар якшәмбе 3 май җомгага һәм 23 февраль шимбә көн 10 май җомгага.

Башка бәйрәм көннәре дә ял көне булып санала: 12 июнь - Россия көне, 30 август – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне.

Шулай итеп, җитештерү календаре нигезендә, ике ял көне булган биш көнлек эш атнасы белән эш көннәре саны быел 244 көн тәшкил итәчәк, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган 9 эш көне – 22 февраль, 7 март, 30 апрель, 8 май, 3 һәм 11 июнь, 29 август, 5 ноябрь һәм 31 декабрь. 121 ял көне булачак, шул исәптән 18 бәйрәм ял көне.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, 2019 елда Дини мөселман бәйрәмнәрен Ураза һәм Корбан бәйрәме 4 июньдә һәм 11 августта бәйрәм ителәчәк, алар шулай ук эшләми торган көннәр булып тора.

Шуны да өстәп үтик: 22 февральдә казанлыларны 1 сәгатькә кыскартылган эш көне көтә.

Барлык яңалыклар