В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар атнага өч тапкыр башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль). 26 мартта Казаннан Ростов-на-Дону шәһәренә яңа регуляр авиарейс җибәреләчәк. Очышлар атнага өч тапкыр башкарылачак.
Дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 18.05 сәгатьтә “Азимут” авиакомпаниясенең SSJ-100 очкычы Казанга киләчәк, ә 19.05 сәгатьтә кире Ростов-на-Донуга китәчәк.
“Очышлар җәдвәленә үзгәрешләр кертелергә мөмкин, - дип хәбәр итә Казан Халыкара аэропорты матбугат хезмәте. – Ростов-на-Дону шәһәрендә вакыт Мәскәү вакытына туры килә”.