Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.03.2025, 09:47

Мартта шәһәрлеләрне «Черек күл» паркы павильонында психологлар белән дүрт очрашу көтә

Барлык чаралар да 15:00 сәгатьтә башлана

Мартта «Черек күл» паркы павильонында казанлыларны институт һәм «Инсайт» клиникасы психологлары белән дүрт бушлай очрашуга чакыралар. Чараларда стресслы ситуацияләрдә үз халәтеңне ничек контрольдә тотарга кирәклеге һәм эмоциональ януны булдырмау турында фикер алышачаклар.

Алдагы очрашу «Хатын-кызларда хафалану. Тормышта гармонияне ничек торгызырга» Халыкара хатын-кызлар көне кысаларында 8 мартта узачак. Институт укытучысы һәм психолог Анастасия Смирнова кунакларга борчулы халәтнең кеше организмына йогынтысы турында сөйләячәк. Казанлылар шулай ук стресс белән идарә итүнең нәтиҗәле техникалары турында да беләчәк.

Бер атнадан, 15 мартта, очрашуны «Ресурслы хатын-кыз. Үз көчеңне ничек сакларга һәм арттырырга өйрәнергә» темасына багышлаячаклар.

22 март көнне буласы чараның темасы «Стресссыз декрет ялы: яңа рольдә гармония» булачак.

29 мартта узачак йомгаклау очрашуында психологлар килүчеләргә стресс һәм хезмәт эшчәнлеге барышында барлыкка килә торган эмоциональ януны җиңү турында сөйләячәк.

Барлык чаралар да 15:00 сәгатьтә башлана. Алар рус ишарәләр теленә тәрҗемә ителеп барылачак. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Барлык яңалыклар