В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче концертта Дворжак, Моцарт, Мендельсон, Шуберт һәм башка Көнбатыш Европа композиторларының әсәрләре яңгыраячак.
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). Казан Кремлендә «Манежда музыкаль кичәләр» концертлар циклы башлана. Аларның беренчесе Раштуага багышланган, ул 25 нче декабрьдә узачак.
Программада Көнбатыш Европа композиторлары Мария Терезия фон Парадис, Антонин Дворжак, Вольфганг Моцарт, Феликс Мендельсон һәм Франц Шуберт музыкалары яңгыраячак.
Әсәрләрне «Казан триосы» камера ансамбле башкарачак. Аңа халыкара конкурслар лауреатлары, ТР Дәүләт академия симфоник оркестры артистлары – скрипкачы Асия Гәрәева, виолончелист Александр Дульнев һәм Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе педагогы Татьяна Максимова керә, ул фортепианода уйный.
Концерт 14:00 сәгатьтә «Манеж» күргәзмәләр залында башланачак, керү билетлар буенча башкарылачак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте. Тулырак +7(843)567-80-67, +7(843)567-80-68 телефоннары буенча белергә мөмкин.