Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2019, 10:41

Май аенда Бөек Ватан сугышында катнашучылар поездларда бушлай йөри алачак

Акция бу елның май ае дәвамында гамәлдә булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). Май аенда Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар ерак араларга йөри торган поездларда бушлай йөрүдән файдалана алачак.

Һәр инвалид һәм Бөек Ватан сугышы ветераны белән аларны озатып баручы да бушлай бара ала. Акция бу елның май ае дәвамында гамәлдә булачак.

Акчасыз билетны ерак араларга бару кассаларында пассажир шәхесен таныклаучы документ турындагы мәгълүматлар нигезендә һәм ташлама алу хокукын раслаучы документ (Бөек Ватан сугышында катнашучы таныклыгы, Бөек Ватан сугышы инвалидының таныклыгы яки «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләү турында таныклык) күрсәтеп рәсмиләштереп була.

Чит ил гражданнары өчен юлда йөрү документларын рәсмиләштерү 1992 елның 1-нче гыйнварында гамәлдә булган форма буенча СССРның тиешле органнары тарафыннан бирелгән таныклык күрсәтү буенча башкарыла.

Юл йөрү документларын рәсмиләштерү (резервлау, яңадан рәсмиләштерү, торгызу, кире кайтару) өчен акча алынмаячак. Шулай ук Бөек Ватан сугышы инвалидларыннан һәм озата баручы заттан сервис хезмәтләре, шул исәптән урын-җир кирәк-яраклары һәм туклану өчен түләү алынмаячак, дип хәбәр иттеләр «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы –Горький тимер юлы матбугат хезмәтендә.

Ветераннарны каршы алу, утырту һәм аларга башка ярдәм күрсәтү өчен «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең барлык бүлекчәләре хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк.

Барлык яңалыклар