Ул Россиядә Совет солдатына куелган иң масштаблы һәйкәл булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). Бөек Ватан сугышы ветераннары инициативасы белән 2020 елның маенда Ржев янындагы канкойгыч сугышлар урынында Бөек Ватан сугышы солдатлары истәлегенә мемориаль комплекс ачылачак. Ул Россиядә Совет солдатына куелган иң масштаблы һәйкәл булачак.
Югарыда ясеп ясалган калкулыктагы солдатның 25 метрлы фигурасы М9 трассасы янында торачак. Һәлак булганнарның исемнәре корыч плитәләрдә һәм Җиңү музее филиалы булачак музей павильонының мультимедиа экспозициясендә мәңгеләштереләчәк.
Һәйкәлне ачу Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
Мемориаль комплекс Бөек Ватан сугышы ветераннары инициативасы белән торгызыла, проектны РФ Мәдәният министрлыгы белән берлектә Россия хәрби-тарихи җәмгыяте гамәлгә ашыра.