Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.03.2018, 08:45

Мадридта WorldSkills байрагы эстафетасының халыкара этабы башланды

Эстафетаны ачу тантанасында WorldSkills Kazan2019 дөнья чемпионаты тәкъдим ителде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). 1950 елда һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатын беренче тапкыр үзендә кабул иткән Испания башкаласы WorldSkills байрагы эстафетасы маршрутының башлангыч ноктасы булды. Эстафетаны ачу тантанасында моңа кадәр ярышлар үткән 44 илнең байрагы парады, WorldSkills Kazan2019 дөнья чемпионаты презентациясе узды.

Искәртергә кирәк, WorldSkills байрагы эстафетасы узган елда башланды. Тантанлы рәвештә ул WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылу тантанасында Казанга тапшырылды. Шуннан соң ул Сочига китерелде һәм рәсми рәвештә “Байрак эстафетасы” проектына старт бирелде. 2017 елның декабрендә ул Халыкара космик станциягә җибәрелде һәм 2018 елның февралендә Җиргә әйләнеп кайтты.

Мадридта үткән тантанадан соң байрак элек үзләрендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәт итәчәк. Ул Германия, Ирландия, АКШ, Бельгия, Көньяк Корея, БГӘ, Тайпэй Провинциясе, Финляндия, Австралия, Канада, Португалия, Швейцария, Бразилия, Австрия, Италия, Великобритания, Нидерланд, Франция, Япониядә булачак, дип хәбәр итә “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешманың медиа департаменты.

Шуннан соң байрак эстафетасы маршрутын Россия буйлап дәвам итәчәк: байрак Россия Федерациясенең 85 субъектында, Татарстанның 43 муниципаль районында һәм 2 шәһәр округында булыр, дип планлаштырыла. Казанга байрак 2019 елның 22-27 августында үтәчәк WorldSkills Kazan2019 дөнья чемпионаты ачылу тантанасы алдыннан киләчәк.

Барлык яңалыклар