Үз продукциясен бренд һәм кибет хуҗалары тәкъдим итәчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче август). Лядской бакчасы 12 нче августта зур җәйге своп-маркет мәйданчыгы булачак. Шәһәрлеләр өчен блогерлар рейллары, бушлай өс киеме, аяк киеме һәм бизәнү әйберләре алмашу зонасы, ашау зонасы, эшкәртү яки хәйрия эшләренә әйберләр җыю пункты әзерләнәчәк.
Көн дәвамында бакчада ди-джейлар чыгыш ясаячак, шулай ук «Шәһәр модераторлары» программасы кысаларында мода индустриясендә экотенденцияләр турында фикер алышу булачак. Чара 12:00 сәгатьтә башланачак һәм 16:00 сәгатьтә тәмамланачак, дип хәбәр итте оештыручылар.
Своп концепциясе өс киеме, аяк киеме, бизәнү әйберләре һәм аксессуарлар белән ирекле алмашуга нигезләнә. Теләге булган һәркем үз гардеробындагы яхшы хәлдә булган әйберләрен алып килә һәм аларны свопның башка катнашучыларының әйберләренә алыштыра яки уртак зонада бушлай нәрсәдер ала ала.
Маркетта җирле брендларның киемнәре, кием дизайнерлары һәм кибетләр – элекке коллекцияләрдән әйберләр һәм тест үрнәкләре тәкъдим ителәчәк.
Хәзер оештыручылар чарага кушылырга әзер булган бренд һәм кибет хуҗаларын эзлиләр. Катнашучыларга 8 нче августның 13:00 сәгатенә кадәр «Лядской бакчасындагы своп» тамгасы белән info@entermedia.io электрон почтасына гариза җибәрергә кирәк. Хатта үзең турында сөйләргә һәм шәхси элемтәләрне күрсәтергә, шулай ук сайтка һәм социаль челтәрләргә сылтамаларны куярга кирәк.