Беренче профильле СИБУР-класс Салават Күпере торак районының 182 нче лицеенда ачылды. Аның укучылары илнең әйдәп баручы югары уку йортлары укытучыларының лекцияләренә һәм практик дәресләренә йөриячәк.
Программа шулай ук ширкәтнең профильле сменаларында һәм белем бирү программаларында катнашуны үз эченә ала. Укучылар киләчәктә эре сәнәгать предприятиеләренә эшкә урнашу белән максатчан уку турында килешү төзергә мөмкинлек алачак.
Проект мәктәп укучыларының һөнәри юнәлешен үстерүгә һәм сәнәгать секторы өчен белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр иттеләр Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәтендә.
Профильле класс «Казаноргсинтез» ГАҖ белән партнерлыкта ачылды. Алга таба проект Казанның тагын биш мәктәбенә таратылачак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2024/2025 уку елында шәһәрнең 28 мәгариф учреждениесендә 57 психологик-педагогик сыйныф
эшләячәк. Укыту программасына өстәмә фәннәр – психология һәм педагогика кертелгән.