Тамашачылар татар халкы тарихына багышланган «Булат батыр» картинасын карый алачак
Фото: Марат Мөгыйнов
И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укытучысы һәм концертмейстеры Рина Хмара тапер булачак.
Киноны 20:30 да күрсәтә башлыйлар. Шәһәрлеләрне Г.Тукай урамы, 74 адресы буенча көтәчәкләр. Керү ирекле, алдан түбәндәге телефон аша язылырга кирәк: +7 (843)590-86-67, дип хәбәр иттеләр учреждениенең матбугат хезмәтендә.
«Булат батыр» – татар халкы тарихына багышланган беренче нәфис фильм. Картинаны режиссер Юрий Тарич төшергән. Тасма экраннарга 1928 елда чыга.
Чара «Сәнгать төне» акциясе кысаларында узачак. 4 нче ноябрьдә шәһәр халкы өчен 70 тән артык вакыйга оештырыла, алар берничә мәйданчыкта бара. Чараларны театрлар, мәдәни үзәкләр, модельерлар, музыкантлар, рәссамнар, мультипликаторлар, шагыйрьләр һәм галимнәр тәкъдим итәчәк.