В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Элегрәк китап гарәп графикасында гына чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче февраль, Алинә Бережная). Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең иң беренче тапкыр кириллицада басылган әсәрләр җыентыгын тәкъдир итәчәкләр. Чара Халыкара туган тел көне алдыннан уза, ул ел саен 21 нче февральдә билгеләп үтелә.
Китапның тарихы 1913 елда башлана, Габдулла Тукай, җыентыкка халыкка үзе калдырырга теләгән әсәрләр генә керәчәк, дип хыяллана. Китап шагыйрьнең вафатыннан соң чыга, өч тапкыр гарәп графикасында басыла: 1914 һәм 1918 елларда Казанда һәм 1933 елда Токиода. Шунысы игътибарга лаек, җыентыкның бәясе полиграфия сыйфатына карап аерылган. Китапны, финанс хәленә бәйсез рәвештә, шагыйрь иҗатын яратучы һәркем сатып ала алган, дип сөйләде Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова.
«Габдулла Тукай әсәрләре җыентыгы» беренче мәртәбә кириллицада 2021 елның ахырында 2 мең тираж белән басылган. Аны өстендә ике елдан артык эшләгәннәр, галимнәр, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, гарәп графикасын белүчеләр белән консультацияләр үткәрелгән. «Бу бик зур, күп тырышлык таләп итә торган һәм мөһим эш булды», – дип ассызыклады Гүзәл Төхвәтова. Аның сүзләренчә, төп бурыч – китапны кулдан килгәнчә, 1914 елда чыгарылган рәвешендәсаклап калу. «Җыентык өстендә эшләү барышында без хаталар таптык, мәсәлән, 1914 елгы китапта бер шигырь ике тапкыр басылган. Шулай ук без шагыйрьнең кыскартуларын, хәтта битләрдәге орнаментны да саклап калдык», – дип хәбәр итте музей мөдире.
Китапта, шигырьләрдән тыш, Г.Тукайның ничек итеп җыентык әзерләве турында замандашларының истәлекләре, аның әсәрләренә иллюстрацияләр, шагыйрьнең һәм Казан артындагы Тукай урыннарының фотосурәтләре, ХХ гасыр башындагы татар газеталарында бастырылган реклама текстлары урын алган.
Җыентыкны тәкъдир итү 16 нчы февральдә 14:00 сәгатьтә була, дип хәбәр иттеләр музейның матбугат хезмәтендә.