Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.11.2022, 17:30

Лисичанскига Казаннан 100 тонна күләмле гуманитар ярдәмнең икенче партиясен китерделәр

Шәһәргә төзелеш материаллары, азык-төлек, медикаментлар, гигиена чаралары, кием-салым һәм савыт-саба алып килделәр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче ноябрь). Лисичанскига бу атнада Казаннан җибәрелгән 100 тонна гуманитар ярдәмнең икенче партиясе килде. Татарстан шефлыкка алган шәһәрдә яшәүчеләргә төзелеш материаллары (цемент, кирпеч, рубероид, фанера һәм битум), азык-төлек продуктлары, медикаментлар, гигиена чаралары, шулай ук кием-салым һәм савыт-саба китергәннәр.

«Билгеле булганча, җәмгыять – ул ташлар өеме, әгәр алар бер-берсен тотып тормаса – ишеләчәк. Лисичанск янәшәдә авыр минутларда җилкәсен куярдай һәм чиксез ярдәм күрсәтергә әзер чын дуслары – казанлылар булу белән бик бәхетле», - диелә Лисичанск администрациясе хәбәрендә.

Гуманитар ярдәм белән ТР башкаласыннан 22 нче ноябрь, сишәмбе көнне, Лисичанскига 5 фура китте. Чираттагы йөк партиясен җыюда Казан шәһәр Думасы депутатлары һәм аларның предприятиеләре зур өлеш керткән, алар 7 млн сумлык товар биргән.

Кирәкле әйберләрне җыюда 200 предприятие, шул исәптән фармацевтика һәм сәүдә компанияләре, мәктәпләр, идарәче компанияләр һәм транспорт тармагы предприятиеләре ассоциациясе, һәм 600 дән артык битараф булмаган казанлылар катнашты. Биш фурага якынча 30 тонна продукт һәм 70 тонна азык-төлек булмаган товар төялгән.

Гуманитар ярдәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашында җибәрелде. Ул киләсе партия «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте белән берлектә декабрь башында тапшырылачагын билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, 100 тоннадан артык күләмдә гуманитар ярдәмнең беренче партиясе ТР башкаласыннан Лисичанскига 10 нчы ноябрьдә китте. Ул чакта Татарстан шефлыкка алган шәһәр администрациясе алынган гуманитар ярдәм күләме буенча иң зурысы булуын билгеләп үтте

Теләге булганнар Казанның төрле районнарында урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктларына мохтаҗлар өчен әйберләр тапшыра алалар, аларның һәрберсе «Игелекле Казан» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы логотибы белән билгеләнгән. Нокталар көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли. Горький шоссесында склад эш көннәрендә – 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 9:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр ачык.

Шулай ук ТР башкаласында яшәүчеләр мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен, мәсәлән, дарулар һәм планнан тыш медицина тикшерүләренә түләү яки әйберләр сатып алуга акча күчерә алалар. Моның өчен камераны QR-кодка куярга яки реквизитлар тутырырга кирәк. Түләүнең билгеләнеше – гуманитар ярдәм өчен хәйрия иганәсе.

Моннан тыш, Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү чаралары каралган: җәмәгать транспортында түләүсез йөрү, мәктәпләрдә ике тапкыр кайнар ризык белән туклану, балалар бакчаларына бару һәм аларда туклану. «Батыр» карталары буенча балалар бушлай спорт объектларында шөгыльләнә һәм мәдәният учреждениеләренә йөри ала. Ярдәм чараларының нечкәлекләрен сылтама буенча белергә мөмкин.

Барлык яңалыклар

Лисичанскига Казаннан 100 тонна күләмле гуманитар ярдәмнең икенче партиясен китерделәр

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче ноябрь). Лисичанскига бу атнада Казаннан җибәрелгән 100 тонна гуманитар ярдәмнең икенче партиясе килде. Татарстан шефлыкка алган шәһәрдә яшәүчеләргә төзелеш материаллары (цемент, кирпеч, рубероид, фанера һәм битум), азык-төлек продуктлары, медикаментлар, гигиена чаралары, шулай ук кием-салым һәм савыт-саба китергәннәр.

«Билгеле булганча, җәмгыять – ул ташлар өеме, әгәр алар бер-берсен тотып тормаса – ишеләчәк. Лисичанск янәшәдә авыр минутларда җилкәсен куярдай һәм чиксез ярдәм күрсәтергә әзер чын дуслары – казанлылар булу белән бик бәхетле», - диелә Лисичанск администрациясе хәбәрендә.

Гуманитар ярдәм белән ТР башкаласыннан 22 нче ноябрь, сишәмбе көнне, Лисичанскига 5 фура китте. Чираттагы йөк партиясен җыюда Казан шәһәр Думасы депутатлары һәм аларның предприятиеләре зур өлеш керткән, алар 7 млн сумлык товар биргән.

Кирәкле әйберләрне җыюда 200 предприятие, шул исәптән фармацевтика һәм сәүдә компанияләре, мәктәпләр, идарәче компанияләр һәм транспорт тармагы предприятиеләре ассоциациясе, һәм 600 дән артык битараф булмаган казанлылар катнашты. Биш фурага якынча 30 тонна продукт һәм 70 тонна азык-төлек булмаган товар төялгән.

Гуманитар ярдәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашында җибәрелде. Ул киләсе партия «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте белән берлектә декабрь башында тапшырылачагын билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, 100 тоннадан артык күләмдә гуманитар ярдәмнең беренче партиясе ТР башкаласыннан Лисичанскига 10 нчы ноябрьдә китте. Ул чакта Татарстан шефлыкка алган шәһәр администрациясе алынган гуманитар ярдәм күләме буенча иң зурысы булуын билгеләп үтте.