Кош Татарстанның Кызыл китабына кертелгән
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы июнь). Казанның Дубравная урамындагы урманда ала тукран балаларын күргәннәр. Кош Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.
Ала тукран оялы күчмә кошлар төренә керә. Алар ачык яфраклы һәм катнаш урманнарда яшиләр. Ала тукраннар бөҗәкләр, күбрәк кырмыскалар белән тукланалар.
Республикада Кызыл китапка кертелгән кошларны Әгерҗе, Әлмәт, Балтач, Югары Ослан, Биектау һәм башка районнарда, шулай ук Алабуга һәм Казанның урман-парк зоналарында очратырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында.