Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.01.2023, 15:46

«Аккош күле» урман паркында хайкинг форматында экскурсия уздырачаклар

Казанлыларга күлләр системасы, территориянең ландшафты һәм инфраструктурасы турында сөйләячәкләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче гыйнвар). Казанның «Аккош күле» урман паркында хайкинг булачак. Актив йөрү вакытында катнашучылар өчен экскурсия уздырачаклар, күлләр системасы, территориянең ландшафты һәм инфраструктурасы турында сөйләячәкләр.

Хайкингның маршруты Кече һәм Зур Аккош күлләре буеннан узачак, ә финал ноктасы шәһәр чараларын үткәрү урыны булачак. Аннан соң төркем старт ноктасына кайтачак. Экскурсиядә катнашучыларны Казанның парклар һәм скверлар дирекциясенең инструкторы һәм парк-менеджеры озата йөриячәк.

Хайкинг 14 нче гыйнварда 11:00 сәгатьтә башлана. Анда катнашу өчен теркәлү кирәк. Оештыручылар очрашу урынын форманы тутырганнан соң барлык теркәлүчеләргә җибәрәчәкләр.

Скандинавия таяклары урында биреләчәк. Катнашучыларга җылы киенергә һәм термос белән кайнар чәй алырга киңәш итәләр, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.

Барлык яңалыклар