Барлык җыелган акчалар үсеш үзенчәлекләре булган балаларга, мохтаҗ гаиләләргә һәм мәктәп-интернаттагы балаларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь). 13-15 декабрьдә Казанда «Могҗизалар лавкасы» хәйрия ярминкәсе узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары Яңа елга сувенирлар, уенчыклар һәм төрле бүләкләр сатып ала алачак.
Барлык җыелган акчалар үсеш үзенчәлекләре булган балаларга, мохтаҗ гаиләләргә һәм мәктәп-интернаттагы балаларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.
«Могҗизалар лавкасы» шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк: Ибраһимов пр., 56, дип хәбәр итә «Альпари» хәйрия фонды.