Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.02.2023, 16:54

А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә рус бәйрәмнәре турында 22 картина тәкъдим ителде

Күргәзмә 15 нче мартка кадәр ачык булачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче февраль). Казанда рус традицияләренә һәм бәйрәмнәренә багышланган PROэтноRU күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә төрле рәсем сәнгате һәм линогравюра техникаларында башкарылган 20 дән артык әсәр бар.

Проект өстендә Татарстанның яшь рәссамнары, шул исәптән ТР Рәссамнар берлеге әгъзалары, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы һәм Казан мәдәният институты студентлары эшләде. Проект өчен рәссамнарны алдан гаризалар буенча сайлап алдылар.

Этнологлар һәм культурологлар җитәкчелегендә алар бәйрәмнәр традицияләрен һәм йолаларын, архитектураны, табигатьне һәм киемнәрне чагылдырган 22 уникаль картиналар ясадылар. Әсәрләрдә шәһәр халкы Раштуа кичләрен, Май чабу атнасын, Пасханы, «Каравон» рус халык бәйрәмен, «Алексеевские перезвоны» чаң чыңы фестивален, Алма Спасын һәм башка календарь бәйрәмнәрен күрә алачак.

А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә күргәзмә 15 нче мартка кадәр ачык булачак, шуннан соң картиналар республиканың башка шәһәрләрендә тәкъдим ителәчәк. «Сәяхәт»тән соң экспозицияне А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәккә тапшырачаклар.

Күргәзмәгә керү билетлар буенча башкарыла, дип хәбәр итә оештыручылар.

Проект ТР Мәдәниятләр һәм диалог яшьләр үзәге тарафыннан Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Барлык яңалыклар