Чара «Яшәү яме» проекты кысаларында оештырылды
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы октябрь). Сишәмбе, 10 нчы октябрьдә, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Яшәү яме» проекты кысаларында «Кешеләр һәм еллар» аралашу клубы ачылачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Социаль сәясәт идарәсе.
Очрашуда язучы һәм драматург Рабит Батулла, «Яшәү яме» проекты катнашучысы һәм менталь арифметика буенча дәресләр методикасы укытучысы Тамара Глазова, ТР «Динамо» ветераннар советы рәисе Александр Плюшкин, шулай ук «Ышаныч» үзәге психологы һәм педагогы Наталья Шамингулова чыгыш ясаячак.
Кунаклар гомер буе ничек актив калырга икәнен сөйләячәкләр. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
«Кешеләр һәм еллар» клубының максаты – өлкән буын кешеләре арасында актив яшәү рәвешен популярлаштыру.
Чара 11:00 сәгатьтә башлана, катнашу өчен теркәлү таләп ителми.