Килүчеләр абстракт рәсем сәнгатенә караган 15 кә якын картина күрә алачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Экспозициядә абстракт рәсем сәнгатенә караган 15 кә якын картина булачак: «Шумоподавление» сериясе һәм башка эшләр.
Рәссам үз иҗатында чиста төсләр кулланырга омтыла, аларны көтелмәгән сихри формаларга кертә. Алинә Глобова абстракт картиналарны майлы буяулар һәм мастихин ярдәмендә ясый. Техниканы сайлавы очраклы гына түгел – мастихин төс чисталыгын сакларга мөмкинлек бирә, ә майлы буяулар аның яктылыгын яхшырак тапшыра, дип хәбәр итә «Мәскәү» мәдәният үзәге матбугат хезмәте.
Күргәзмә 19:00 сәгатьтә ачылачак.
Алинә Глобова 1993 елда Түбән Камада туган. Абстракция белән 2019 елдан бирле шөгыльләнә. Хәзерге вакытта Казанда яши һәм эшли. Казанда һәм Мәскәүдә узган заманча сәнгать күргәзмәләрендә һәм ярминкәләрендә даими катнаша.