Чарада Казанның мәгариф оешмаларының «Платина өчлеге» игълан ителәчәк
Фото: Денис Гордийко
Чарада фестивальнең 85 номинациясендә җиңүчеләр игълан ителәчәк, шулай ук гомуми зачетта иң күп балл җыйган шәһәрнең мәгариф оешмаларының «Платина өчлеге» билгеләнәчәк.
Студентлар өчен биш юнәлеш буенча сайлап алу сынаулары уздырылды: «Музыкаль», «Бию», «Театраль», «Оригиналь жанр» һәм «Медиа». Россиядә Педагог һәм остаз елында һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында махсус номинацияләр, шулай ук Казанда белем алучы чит ил студентлары өчен махсус номинацияләр кертелде.
Фестивальдә катнашучылар берничә көн дәвамында биремнәрне үтәде һәм иҗади номерлар тәкъдим итте. Жюри әгъзалары арасында РФ һәм ТР атказанган артистлары, ТР атказанган мәдәният хезмәткәрләре, сценаристлар, шоу-программалар алып баручылар, режиссерлар һәм креатив индустрияләр вәкилләре бар иде.
Гала-концерт 17:00 сәгатьтә Профессор Нужин урамы, 2 адресы буенча башлана.
Фестивальнең максаты – республиканың иҗади потенциалына ярдәм итү, быел ул Казанның 2500 студентын берләштерде.
Фестиваль Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, шәһәр вузларының студентлар клублары белән эшләү бүлеге, А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге һәм югары уку йортлары администрацияләре тарафыннан уздырыла.