Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.06.2019, 16:43

«Крылья Советов» паркында Икенче бөтендөнья сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан чаралар узачак

Шәһәр халкы өчен концерт, фильм күрсәтү һәм бушлай экскурсия оештырылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). 20-нче июньнән Казанның «Крылья Советов» паркында кунаклар һәм шәһәр халкы өчен Икенче бөтендөнья сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан чаралар узачак.

20-нче июнь 18.00 сәгатьтә концерт башланачак, анда Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгенең, Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексының иң яхшы иҗат коллективлары, «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры һәм бию төркемнәре чыгыш ясаячак. Бәйрәм концертының хедлайнеры Мәскәүдән Miami Dance төркеме булачак.

22-нче июньдә паркның җәйге сәхнәсендә режиссер Михаил Калатозовның сугыш турындагы «Летят журавли» совет фильмы күрсәтеләчәк.

23-нче июнь көнне Соцгород микрорайоны һәм «Крылья Советов» паркы буенча «Хыял шәһәренең мифлары һәм чынбарлыгы» дигән түләүсез экскурсия узачак. Экскурсияне авиация заводының «Вперёд» газетасы баш мөхәррире Наталья Урейская үткәрәчәк. Сәяхәт вакытында катнашучыларга очучы-сынаучылар яшәгән Соцгород йортларын проектлау белән кемнең шөгыльләнүе, шулай ук паркның тарихы турында сөйләячәкләр һәм кызыклы фактлар белән уртаклашачаклар. Экскурсия 15.00 сәгатьтә башлана, җыелу урыны «Крылья Советов» паркындагы Ленин һәйкәле янында, дип хәбәр итә ТР Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар