В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
15 бала өчен канистерапия, логоритмика һәм нейрокоррекция дәресләре оештырылды
Фото: Марат Мөгыйнов
Атна буе балалар иҗат белән шөгыльләнәчәк, ризык әзерләячәк һәм көнкүреш күнекмәләрен үзләштерәчәкләр. Белгечләр балалар өчен нейрокоррекция һәм канистерапия, логоритмика һәм коммуникатив уеннар буенча дәресләр үткәрәчәк. Бу вакытта әниләр психологлар белән киңәшләшә һәм иҗат белән шөгыльләнә алачак.
Смена 6-12 яшьлек балаларны үз эченә ала. Алар белән тьюторлар, махсус өйрәтелгән волонтерлар, шулай ук «Создатель» иҗат студиясе яшьләре эшли. Балалар өчен ике тапкыр ашау каралган.
Мондый сменаларны киләчәктә дә үткәрү планлаштырыла. Язылу турында мәгълүматны кайнар линия телефоны буенча белешергә мөмкин: +7 (843)558-74-18.
Смена «Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ һәм Казанның «Реацентр» ярдәме белән оештырылды, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» АҖ.