В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшүсмерләр 3D-принтерда эшләргә, бастырып чыгарырга һәм битләрне тегәргә өйрәнәләр
«Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы фотосы
«Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешма штаб-фатирында балалар өчен инклюзив типография ачылды. Әлеге мәйданчык инвалид яшьләрне күздә тотып, һөнәри күнекмәләр үзләштерү һәм хезмәт эшчәнлегенә әзерлек максатыннан булдырылган. Типография битараф булмаган Казан иганәчеләре катнашында җыелган акчалар хисабына төзелгән.
Типография инвалид балалар өчен даими һәм сыйфатлы хезмәткә өйрәтү урыны булачак. Биредә алар атнага берничә тапкыр заманча җиһазларда эшләү күнекмәләрен үзләштерәчәкләр.
Хәзерге вакытта яшьләр күпфункцияле бастырып чыгару җайланмасында, 3D-принтерда эшләү алымнарын үзләштерә, кәгазьне кисү өчен каралган гильотина җайланмасында кәгазь битләрен кисәргә, брошюратерда һәм буклетмейкерда битләрне бергә берләштереп тегәргә өйрәнә.
Эшчәнлеккә өйрәтү барышында «Юмарт сишәмбе» – «Юмарт Чәк-чәк» акциясенә открыткалар бастыру, яшүсмерләрнең үзләре өчен каралган блокнот дизайнын эшләү һәм аны бастырып чыгару, шулай ук «Казанның яхшы хәбәрләре» дип аталган кечерәк тиражлы газета булдыру күздә тотыла.
Бүгенге көндә типографиядә балалар белән тьютор шөгыльләнә, декабрьдән профессиональ типография хезмәткәрләре эшкә кушылачак. Мондый тәҗрибә менталь тайпылышлары булган яшь инвалидларга тыныч мохиттә, индивидуаль рәвештә билгеле бер һөнәргә, хезмәт күнекмәләренә өйрәтү буенча уңышлы алым булып тора.

«Без инде хәзер үк кемнең кәгазь кисәргә әзер икәнен, кемнең буклетмейкерда брошюралар ясый алуын, яңалыклар газетасын чыгару өчен кемнең интервью алырга сәләтле икәнен чамалыйбыз», - дип фикерләре белән уртаклашты «Игелекле Казан» оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова.
Хәйрия оешмасында билгеләп үтүләренчә, тотылмый калган иганә акчаларын роликлы кискеч һәм кәгазь, 3D-басма өчен пластик, башка материаллар сатып алуга юнәлтәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, сентябрь башында «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы инклюзив типография ачу өчен акча җыюны игълан иткән иде. Нәтиҗәдә, оешмага җиһазлар сатып алу өчен 600 мең сумнан артык акча бирелгән, шулай ук ул бүләккә 3D-принтер алган.
Алдарак Татарстан башкаласының беренче тапкыр Россия күләмендә үткәрелә торган «Юмарт сишәмбе» акциясенә кушылуы хакында хәбәр ителгән иде. Проект коммерцияле булмаган оешмаларның, эшмәкәрлекнең, хакимият органнарының, волонтерларның һәм шәһәр халкының игелекле гамәлләрен «Юмарт Чәк-чәк» исеме белән берләштерәчәк. Акция 20 ноябрьдә башлана һәм 2 декабрьгә кадәр дәвам итә.