В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә республикада буран һәм -13 градус көтелә
Фото: Денис Гордийко
Алдагы өч тәүлектә, 19-21 нче гыйнварда, кар күпләп явуын дәвам итәчәк. Татарстанда 25-35 мм кар төшәчәк, бу айлык норманың 60-70% ын тәшкил итәчәк.
Җомга, 19 нчы гыйнварда, республикада һава торышы шактый начарланачак. Төнлә урыны белән азрак кар явачак. Иртән һәм көндез синоптиклар буран һәм секундына 15-20 метрга кадәр җил фаразлый, аерым районнарда җил секундына 24 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы -15..-20 градуска кадәр төшәчәк. Иртән җылыта, термометр баганалары -10..-15 градус, ә көн дәвамында -1..-6 градуска кадәр күрсәтәчәк.
Шимбә көнне, 20 нче гыйнварда, кар, шул исәптән җепшек кар, буран һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.Төнге вакытта һава температурасы -2 дән -7 градуска кадәр, ә көндез 0..-5 градус тәшкил итәчәк.
Якшәмбе, 21 нче гыйнвар төнендә бураннар дәвам итәчәк. Көндез азрак кар булыр дип фаразлана. Термометр баганалары -2 дән -7 градуска кадәр күрсәтәчәк, кичен -8..-13 градус булачак.
ТР Гидрометүзәге фаразлавынча, киләсе атна башына явым-төшем туктарга тиеш, әмма температура -12..-17 градуска кадәр төшәчәк.