Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.03.2019, 13:36

Май азагында каланча кран “Молодежный” торак комплексының икенче йортыннан “китәчәк”

Алданган өлеш кертеп төзүдә катнашучылар объектында көннәр җылыту белән территорияне төзекләндерү һәм беренче йортны тапшыруга әзерлек башланачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март, Алсу Сафина). Казанда “Фон” өлеш кертеп төзүнең проблемалы объектларында эшләр дәвам итә. Әйтик, май ахырына Нокса Авышлыгында “Молодежный” торак комплексындагы икенче йорттан каланча кранны җыеп алу планлаштырыла. Җылылганнан соң беренче йорт янындагы территорияне төзекләндерү башланачак. Моннан тыш, Фучик урамындагы “Царицынский бугор” торак комплексында эшләрне тәмамлау өчен финанслау чыганакларын эзләү бара. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге атналык киңәшмәдә билгеле булды.

“Килешенгән срокларны рәсмиләштерергә һәм бу график буенча хәрәкәт итәргә кирәк”

“Фон”ның “Молодежный” торак комплексы төзелеше 2010-нчы ел башында башланып, төзүченең бөлгенлеккә төшүенә бәйле рәвештә берничә елдан соң туктатылган. 2015-нче ел ахырында торак комплексының дүртенче йорты файдалануга тапшырылды, ә 2017-нче ел ахырында - өченче йорт.

2018-нче елның көзендә беренче һәм икенче йортларда эшләр яңадан торгызылды. Әйтик, югары әзерлек дәрәҗәсендә булган һәм барлык эчке эшләрне башкару таләп ителгән 108 фатирга исәпләнгән беренче йортка подрядчы сыйфатында “Ак таш” компаниясе кушылган. 14 һәм 16 катлы секциядән торган икенче йортта эшләрнең бер өлешен “ГК “ СК Строй” ҖЧҖ башкарган, хәзер объектны “Ак таш”төзеп бетерүен дәвам итә.

Бүгенге көндә ике объектның төзелеш мәйданында 50 дән артык кеше эшли – беренче йортта 21 белгеч һәм икенче йортта 32 кеше. Киңәшмәнең төп яңалыкларыннан берсе булып подрядчының май азагында икенче йорттан каланча кранын җыеп алу планы булды - исегезгә төшерәбез, моннан башка күрше беренче йортны куллануга тапшыру мөмкин түгел. “Кран “китмәгән” очракта, йорт тулысынча әзер булса да, беренче йортны тапшыра алмыйбыз, - дип билгеләп үтте Азат Нигъмәтҗанов. - Кран “китсен” өчен, аның катнашуы таләп ителгән эшләрне төгәлләргә кирәк”.

Моннан тыш, беренче йортта подрядчылар индивидуаль җылылык пунктын (ИТП) һәм куллануга кертү-бүлү җайланмасын (ВРУ) монтажлыйлар, челтәрләр буенча кайбер мәсьәләләр кала, аерым алганда, су белән тәэмин итү буенча, шулай ук эчке эшләрне тәмамларга кирәк. “Миңа “Ак таш” җитәкчелеге белән килешкән срокларны рәсмиләштерергә кирәк һәм бу план буенча без хәрәкәт итәргә тиеш булачакбыз”, – диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары, торак комплексы өлешчеләренең инициатив төркеме вәкиле Елена Семенованың сорауларына җавап биреп. Расланган графикларда башка мәсьәләләр дә, мисал учен лифтлар белән бәйлебулганнары да , исәпкә алыначак.

Беренче йорт янындагы территорияне төзекләндерү турында сөйләгәндә, А. Нигъмәтҗанов эшләрнең көннәр җылыну белән башлау күздә тотылуын хәбәр итте. "Димәк, асфальтның икенче катламын салачаклармы?"- дип кызыксынды Елена Семенова. “Әйе. Аннары, җәй ахырына, “Ак таш " мәктәпләрне эшләүгә керешәчәк. Шуңа күрә аларга бу эшләрне биредә төгәлләргә кирәк”, - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.

Киңәшмәгә шулай ук икенче йорт өлешчеләре дә килде. "Безгә объектның бер өлешен, бер подъездын гына эшләү түгел, йортны тулысы белән күрү кызыклы. Өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү фонды аша килешенгән бәяләрне һәм срокларны рәсми рәвештә беркетергә телибез. Хәзер, ниһаять, “Ак таш” икенче йортның бәясен тәкъдир итте”, - дип сөйләде аларга А. Нигъмәтҗанов.

“Молодежный”торак комплексының бишенче йорты әлегә әзерлекнең иң түбән дәрәҗәсендә – субай этабында. Аның буенча хәзерге вакытта финанслау чыганаклары билгеләнмәгән. Ике атна элек билгеле булганча, объект төзелеше федераль акчалар хисабына яңартылырга мөмкин.

"Царицынский бугор" торак комплексы өлешчеләре: “өч ел инде йорт тора…”

“Молодежный” торак комплексы белән янәшә – “Фон”ның тагын бер проблемалы объекты – “Царицынский бугор” торак комплексы. Фучик урамындагы 241 фатирга исәпләнгән 5 подъездлы йортны этаплап тапшырырга ниятләнгән, аерым алганда, 144 фатирга исәпләнгән өч подъезд буенча карар табылган иде. Үз вакытында төзүче “Фон”, подрядчы “Атлант” фирмасы һәм өлешчеләрнең инициатив төркеме арасында финанслау чыганаклары язылган килешүгә кул куелган. Килешү, аерым алганда, өлеш кертеп фатир алучыларның парковка урыннарын сатып алачагын фаразлаган иде. Моннан тыш, объектны тәмамлау һәм калган эшләрне өстәмә финанслауга “Фон”ның ирекле активларын җибәрергә планлаштырылган иде. Йортның беренче блогы белән бергә 195 машина урынына исәпләнгән паркинг тапшыру күздә тотыла, шул ук вакытта беренче өч подъездга 100-гә якын машина кую урыны “китәргә” тиеш булган.

"Йорт җылыту, электр энергиясе, лифтлар белән тора, – дип зарлана «Царицынский бугор» торак комплексының өлешчеләрнең инициатив төркеме вәкиле Галина Никифорова. - Өлеш кертеп фатир алучылар финанслауда катнашты, 53 млн сум акча җыйдылар. "Атлант” ярдәм итте, бу акчага инженерлык челтәрләре салынды, берничә эш башкарылды. Беренче чиратны тапшыру өчен 30 млн сумнан да ким булмаган акча кертергә кирәк иде - башка йортлар белән чагыштырганда көлке сумма, әмма беренче чират һаман да тапшырылмаган. Өч ел тора инде».

“Үз вакытында, әлеге йорт буенча эшли башлаган вакытта, йортны ничек тапшыру турында бер идея бар иде. Әмма уен кагыйдәләре үзгәрде, өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм фонды оештырылды, – дип аңлатты Азат Нигъмәтҗанов. - Финанслау чыганагын билгеләргә кирәк, һәм хәзер бу өлкәдә эш алып барыла. Без подрядчы белән барысын да исәпләдек, фондның раславын көтәбез. Анда эшләр күп түгел, ләкин йортны тапшыруга барыбер этаплап киләчәкбез”.

Эшлекле киңәшмәдә шулай ук Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, өлеш кертеп түләүчеләргә ярдәм фонды башкарма директоры Иван Новиков, торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов, челтәр оешмалары һәм шәһәр хезмәтләре вәкилләре катнашты.

Фоторепортаж
Видеорепортаж
27.03.2019 13:30
«Молодежный» һәм «Царицынский бугор» торак комплексларында өлеш кертеп фатир алучылар белән очрашу, 27.03.2019
Барлык яңалыклар