Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.07.2018, 10:50

Мөселман кино фестиваленең бәйге программасына 65 фильм керде

Быел "Милли бәйге" номинациясендә 15 кинотасма тәкъдим ителәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). XIV Мөселман кино фестиваленең бәйге программасына 65 фильм керде. Ул Казанда 4-10 сентябрьдә үтәчәк. Фестивальнең картиналар исемлеге "Милли бәйге" номинациясенә кергән 15 фильм белән тулыланды.

Бәйгедән тыш программа кысаларында православие һәм башка диннәр, төрле халыкларның гореф-гадәтләре турында ("Мәдәниятләр диалогы" секциясе), яшь кинематографистлар эшләре ("Кинопробы" секциясе), "Россия - ислам дөньясы" стратегик караш төркеме режиссерлары фильмнары һәм "Балалар кино дөньясы" секциясе кысаларында балалар өчен фильмнар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Египет, Япония, Монголия һәм Һиндстан кино көннәре, ретроспективалар күрсәтү, "Хозур-ТВ" телеканалы презентациясе һ.б. үтәчәк.

"Ривьера" күңел ачу комплексындагы Grand Cinema 3D Port Cinema һәм "Мир" кинотеатры бәйгенең төп мәйданчыклары булачак. Фестивальнең ачу тантанасы  "Пирамида" күңел ачу комплексында, ябылу тантанасы "Эрмитаж" концерт-холлында узачак.
Искәртергә кирәк, быел фестивальнең оештыру комитеты рекорд санда гаризалар кабул иткән - 56 илдән 654 гариза, шул исәптән Татарстаннан 30 гариза кабул ителгән.

Барлык яңалыклар