В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Агачка 248 ел.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). Казанлылар "Елның Европа агачы – 2019" конкурсында тавыш бирүгә кушыла ала. Бәйгегә Европа илләреннән кызыклы тарихлы 15 агач тәкъдим ителгән. Россия Мәскәү өлкәсендә "Абрамцево" дәүләт тарихи-сәнгать һәм әдәби музей-тыюлыгы территориясендә үсә торган имәнне тәкъдим итә, белгечләр фикеренчә, аңа 248 яшь.
Европа конкурсы алдыннан милли сайлап алу этабы – "Елның Россия агачы – 2018" бәйгесе узды. "Агачлар - тере табигать һәйкәлләре" Бөтенроссия программасы сайтында ачык тавыш бирү юлы белән 12 кандидат арасыннан илнең төп агачы - Абрамцев имәнен сайлап алынды.
Тавыш бирү 28 февральдә тәмамлана.
Россия конкурста инде икенче тапкыр катнаша, дип билгеләп үтә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Узган ел Белгород өлкәсеннән имән 13 катнашучы илдән имәннәр арасында өченче урынны алган.