Спас манарасы һәм цирк бинасы өчен яктырту проектларын эшләгән студентлар конструкторлык бюросына 60 ел тула.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче апрель). 6 нчы апрель көнне КНИТУ-КАИда «Прометей. Казан уты поэмасы» дип исемләнгән документаль фильм күрсәтеләчәк, ә 8 нче апрельдә юбилей күргәзмәсе ачыла. Чаралар «Прометей» студентлар конструкторлык бюросының 60 еллыгына, КНИТУ-КАИның радиоэлектроника, фотоника һәм санлы технологияләр институтының 70 еллыгына һәм югары уку йортының 90 еллыгына багышлана.
Кинокартина КНИТУ-КАИның 8 нче уку бинасында (Четаев ур., 18а) «Туполев» залында күрсәтеләчәк, ул 15:30 сәгатьтә башлана. Фильм NUR халыкара медиасәнгать фестиваленә нигез салучы FORMATE концепт-студиясеннән яшь медиарәссамнар тарафыннан булдырылган. Фильм төшерүчеләр белән дә очрашу булачак.
Шулай ук 8 нче апрельдән Булат Галиев исемендәге «Прометей» аудиовизуаль һәм технологик сәнгатенә ярдәм фонды тарафыннан оештырылган юбилей күргәзмәсе эшли башлаячак (Большая Красная ур., 63). Казанлылар техник объектларны, шулай ук конструктор бюросының тарихы турында сөйли торган документларны күрә алачак. Күргәзмәгә теркәлү түбәндәге сылтама буенча үткәрелә.
Белешмә
КАИның радио факультетында 1962 елда оешкан «Прометей» студентлар конструкторлык бюросы Казанның югары уку йортыннан читтә дә танылу алган. Ут һәм тавыш синтезы белән тәҗрибәләр кулланма җайланмалар төзегәндә генә түгел, архитектура биналарын яктыртуда, интерьерлар дизайнында, концертлар үткәргәндә, педагогикада, кинематографиядә һәм космонавтикада да кулланылган.
«Прометей» бюросы конструкторлары үз тарихында аудиовизуаль сәнгать өлкәсендә дистәләгән проектлар булдырырга өлгергән. 1967 елда Казан Кремленең Спас манарасы өчен «Малиновый звон» җайланмасын тудыру шәһәр объектларын яктырту белән бәйле беренче проект булган. Алга таба конструкторлар Казан циркы бинасы өчен яктырту проектын эшләгән.
Булат Галиев җитәкчелегендәге легендар коллектив фән, сәнгать һәм техника кисешкән урында эшли һәм технологик сәнгатьнең күп кенә юнәлешләрендә беренче юл салучы була. «Прометей» студентларның конструкторлык бюросында төрле елларда 500 гә якын хезмәткәр һәм студент эшләгән, дип хәбәр итә КНИТУ-КАИ матбугат хезмәте.