Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.08.2020, 18:00

Казан федераль университеты клиникасында грипптан бушлай вакцинация башланды

Ике көн эчендә прививка кампаниясендә 250-дән артык кеше катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). Казан федераль университеты клиникасында грипптан бушлай вакцинация башланды. Ике көн эчендә прививка кампаниясендә 250-дән артык кеше катнашты.

КФУ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, вакцинация үтәргә теләүчеләр Вишневский урамы, 2а адресы буенча урнашкан поликлиникага мөрәҗәгать итә ала. Прививка ясау кабинеты 8.00-дән 18.00-гә кадәр эшли. Вакцинация алдыннан табиб махсус тикшерү үткәрәчәк. КФУ клиникасында «Совигрипп» һәм «Флю-М» вакциналары кулланыла (икенчесе йөкле һәм балалар өчен каралган).

Вакцинация грипп катлаулануларын профилактикалауның иң нәтиҗәле чараларыннан берсе булып тора. КФУ униклиникасының эпидемиология бүлеге мөдире Татьяна Шляпченкова сөйләгәнчә, вакциналар составы ел саен үзгәрә, аларда нәкъ менә шушы вакытта циркуляцияләүче грипп штаммалары кушыла. «Без өч валентлы вакцина алдык, аңа гриппның ике штаммасы керә, шул исәптән Н1N1 һәм В гриппының бер штаммы. Дүрт валентлы вакцина көтәбез, аңа тагын бер грипп В штаммы өстәлә», – дип мәгълүмат бирде табиб.

Эпидемиолог куркыныч төркеменә керүчеләргә грипптан прививка ясарга киңәш итте. Бу укытучылар, медицина хезмәткәрләре, студентлар, социаль хезмәткәрләр, шулай ук үз эшчәнлекләре буенча башка кешеләр белән күп аралашучылар. Моннан тыш, 60 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган кешеләр дә прививка ясатырга тиеш.

Грипптан прививканы тавык аксымына аллергиясе булган кешеләргә ясарга ярамый, чөнки вакциналар әлеге матдә нигезендә булдырылган. Авырган вакытта шулай ук прививка ясалмый. Сәламәтләнгәннән соң ике атна узгач кына вакцинация ясатырга кирәк.
Барлык яңалыклар