В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер ул «Академик Вәлиев» урамы дип йөртеләчәк
Денис Гордийко фотосы
Документ нигезендә, урам рәсми рәвештә «улица Академика Валиева – Академик Вәлиев урамы» дип аталачак. Әлеге үзгәрешләр шәһәрнең адреслы планына һәм Казан урамнарының исемнәре реестрына кертеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Киров районындагы яңа урамга атаклы совет физигы, Россия Фәннәр академиясе һәм СССР Фәннәр академиясе академигы Камил Вәлиев хөрмәтенә әлеге исем бирелгән иде. Академик Вәлиев урамы Геннадий Паушкин һәм Петр Пономарев урамнарыннан ерак түгел.