В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкына район предприятиеләрендәге буш эш урыннары турында сөйләячәкләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль). 17 нче февральдә Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.
Эш эзләүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләреннән эшкә урнашу өчен юлламалар, хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре, өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча үзәк белгечләре белән киңәшләшә алачаклар.
Вакансияләр ярминкәсе 9:00 дән 11:00 гә кадәр Бистә урамы, 23 адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны +7(843) 554-77-64 телефоны аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.