Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.06.2021, 10:03

Казанның Киров районында Гладилов һәм Аркылы Базар урамнарын ремонтлыйлар

Юл участокларында 52 юл билгесе, 768 метр җәяүле киртә һәм дүрт тукталыш павильоны урнаштырылачак, юл тамгалары ясалачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Казанның Киров районында Гладилов һәм Аркылы Базар урамнары буйлап транспорт линиясен ремонтлау башланды. Эшләр «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

Гладилов урамы тулысынча ремонтланачак, ә Аркылы Базар урамы Краснококшайск урамына кадәр, аның озынлыгы 1,3 км тәшкил итә.

Аркылы Базар урамында юл хезмәтләре югары катлам түшәмәне вак таш-мастик асфальт-бетоннан җәюне һәм тротуарларны төгәлләделәр. Гладилов урамының юл өлешендә тигезләү катлавы җәелгән, тротуарлар 45%-ка ремонтланган.

Ремонт барышында шулай ук 52 юл билгесе, 768 метр җәяүле өчен киртә һәм дүрт тукталыш павильоны урнаштырылачак, юл тамгалары ясалачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Казан агломерациясендә «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча ремонт программасына 23 объект керде, шуларның 11-е Казанда. Нәтиҗәдә агломерация территориясендә норматив транспорт-эксплуатация халәтендәге автомобиль юллары өлеше ел ахырына 84,5 % тәшкил итәчәк.

Барлык яңалыклар