Бу алдан планлаштырылган ремонт эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). 20-нче декабрьдә Казанның Киров, Мәскәү һәм Идел буе районнарындагы кайбер йортларда электр энергиясе вакытлыча өзеләчәк.
8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Киров районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Батыршин ур., 22, Большая ур., 2, 4, Краснококшайск ур. 162, 164, 166, 168, 170, 172, 174, 176, Полевая ур., 28, 30, 36, Урак һәм Чүкеч ур., 22, 24, 24а, 26, 28, 31, Чкалов ур., 1, 7, 7б, Фрунзе ур., 15, 17.
8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Мәскәү районында урнашкан түбәндәге йортлар утсыз калачак: Батыршин ур., 21а (387-нче номерлы балалар бакчасы), 23, 25, 27, 29, 31, 35.
8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр утны Идел буе районының түбәндәге шәхси йортларында сүндерәчәкләр: 2 нче Центральная, 3 нче Зеленая, Ак чәчәкләр, Акчарлак, Әтнә, Васильковая, Горийская, Единение, Жемчужная, Запорожье, Камышлы, Красивая, Липецк, Лиственная, Намус, Питрәч, Пожарная, Прибрежная, Салмачы, Стройная, Фиалковая, Цветочная, Центральная, Черноплодная, Яркая.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.