В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Биш ел эчендә «Безнең ишегалды» программасы буенча 384 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк
Фото: Денис Гордийко
Программа гамәлдә булган биш ел эчендә, 2020 елдан 2024 елга кадәр, ике районда 384 йорт яны территориясе ремонтланачак. Узган ел иң күп объектлар төзекләндерелгән – 97 йорт. Аларның кайберләре профессиональ конкурсларда югары бәяләнә. Мәсәлән, Серов урамындагы 3 нче һәм Усманов урамындагы 33 нче, 35 нче йортларның ишегалды территориясен төзекләндергән өчен (аларда 600 гә якын кеше яши) «Иң яхшы йорт. Иң яхшы ишегалды» бөтенроссия конкурсында II урын бирелгән. Яңарту начар күрүче шәһәрлеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып үткәрелгән, нәтиҗәдә төзекләндерелгән ишегалды һәм күрше оешмаларның территорияләре бердәм инклюзив киңлеккә әверелгән.
Фрунзе урамындагы 19 нчы йортның төзекләндерелгән ишегалды «Казаныш» архитектура конкурсында приз белән билгеләп үтелде.
Сезнең ишегалдыгыз кайчан ремонтланачагын dvor.tatar сайтында белергә мөмкин.
Моннан тыш, киләсе елда ике районның 45 күп фатирлы йортында капиталь ремонт планлаштырылган. Инженерлык системаларын үзгәртү, түбәләрне һәм керү төркемнәрен яңарту башкарылачак. Биш ел эчендә – 2020 елдан 2024 елга кадәр – Киров һәм Мәскәү районнарында 269 йорт ремонтланачак.