В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киносеанс алдыннан Республика наркология диспансеры табибы тамашачыларга наркотикларның кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында сөйләячәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU 16-нчы ноябрь). Казанның «Мир» кинотеатры «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясенә теләктәшлек күрсәтәчәк. 18-нче ноябрьдә биредә Рашит Ногмановның «Энә» фильмын күрсәтү булачак. Төп рольне Виктор Цой башкара. Киносеанс алдыннан тамашачылар белән балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары, Республика наркология диспансерының табиб-психиатр-наркологы Степан Криницкий очрашачак.
Табиб шәһәр халкына наркотикларның кешенең физик һәм психик сәламәтлегенә җимергеч йогынтысы турында сөйләячәк, шулай ук тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк.
Моннан тыш, тамашачылар өчен J-SET музыкаль төркеме чыгыш ясаячак, ул популяр башкаручыларның танылган композицияләре каверларын уйнаячак.
Киносеанс 16:00 сәгатьтә башлана, керү бушлай, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, 15-нче ноябрьдән башлап казанлылар кинотеатрларга, театрларга һәм башка учреждениеләргә вакцинация турында QR-код һәм шәхесне раслаучы документ булганда гына керә ала.