В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киносеанстан соң тамашачылар Татарстан режиссеры Вячеслав Кузьмин картинасы буенча фикер алыша алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). 10-нчы апрельдә «Фестивальное» кинокафасында (Достоевский ур., 30) Татарстан режиссеры Вячеслав Кузьминның «Ана» кыска метражлы фильмы күрсәтеләчәк.
Фильм ана һәм кыз мөнәсәбәтләре турында сөйли. Картинаны караганнан соң тамашачылар аның хакында фикер алыша алачак. Әңгәмәнең темасы - ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр һәм кинематограф призмасы аша буыннар арасында үзара аңлашу, дип хәбәр итә «Татаркино» ТР дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе матбугат хезмәте.
Чарага керү теркәлү буенча үтә.