Республикада 60 җинаять теркәлгән, 60 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август). Татарстанда ел саен уздырыла торган «Мәк» комплекслы оператив-профилактик операциясе тәмамланды.
Операция нәтиҗәләре буенча республика территориясендә наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 60 җинаять теркәлгән. Җинаять җаваплылыгына 60 кеше җәлеп ителгән, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Законсыз әйләнештән табигый чыгышлы 13,9 кг наркотик чара гамәлдән чыгарылган, шул исәптән 7,5 кг наркотиклы үсемлек, 3 кг марихуана, 2,7 кг мәк саламы, 482 г героин, 19 г гашиш һәм 8 г опий.
Эшкәртү тыелган 57 кв. м мәйданда (261 үсемлек) 6 үсемлек чәчүлеге, гомуми мәйданы 17 мең 353 кв. м булган кыргый наркотик культураларның 300 үсеш учагы (киндер һәм мәк) ачыкланган. 7 тоннадан артык киндер һәм 21 килограммнан артык мәк юк ителгән.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы искәрткәнчә, халык наркотикларның законсыз әйләнеше һәм наркопритоннар тоту белән бәйле җинаятьләр турында тәүлек буе 02, 112 телефоннары яки ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны +7(843)291-20-02 аша хәбәр итә ала.