Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2020, 09:44

Чираттагы рейд барышында Казанның җәмәгать транспортында 139 битлек режимын бозучыны ачыкладылар

Барлыгы 1727 транспорт берәмлеге тикшерелде.

Фото: Транспорт комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). Кичә Казанның җәмәгать транспортында  пассажирлар һәм экипажларның битлек режимын үтәүләре буенча чираттагы рейд узды. Битлекләрнең булу-булмавын автобусларда, трамвайларда һәм троллейбусларда тикшергәннәр. Барлыгы 1727 җәмәгать транспорты тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча битлек режимын бозучы 139 кеше ачыкланган.

Тикшерүне «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте һәм автотранспорт предприятиеләренең контроль хезмәтләре белән берлектә Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре үткәрде. Хокук бозучыларны 27 шәһәр тукталышында ачыклаганнар. Битлек режимын бозган 134 пассажирның 132-се битлекне урында кигән, тагын икесе җәмәгать транспорты салоныннан төшеп калган.

Экипажларда да хокук бозучылар булган. 90-нчы номерлы автобус маршрутында шәхси саклану чараларыннан башка автобус йөртүче ачыкланган (перчаткалары булмаган, битлек иягенә төшерелгән булган). Шул ук маршрутның башка автобусында да әлеге хәл кабатлана: машина йөртүченең перчаткалары булмый һәм битлекне дөрес кимәве ачыклана. Исегезгә төшерәбез, җәмәгать транспорты хезмәткәрләре битлек һәм перчаткалар киеп йөрергә тиеш. 90-нчы номерлы маршрут автобусында режимны бозучы кондуктор да табылган - перчаткалары кулында булмаган, ә битлек урынына свитер якасын кулланган.

Шулай ук 71-нче номерлы автобус маршрутында да машина йөртүче һәм кондуктор перчаткасыз  эшләгән, дип хәбәр итә Транспорт комитеты. Автотранспорт предприятиеләренә хезмәткәрләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту кирәклеге турында боерыклар җибәрелгән.

Рейдлар дәвам итәчәк.
Барлык яңалыклар